(5 октябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстан Республикасының эчке сәясәтенә караган актуаль сораулар: сәяси, милли һәм дини карашлар” (“Актуальные вопросы внутренней политики Республики Татарстан: политические, национальные и религиозные аспекты”) программасы буенча дәресләр үтте.
Казан федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбеннән килгән тыңлаучылар каршында Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры, ТР Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының эш тәҗрибәсе хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча оештыру, хокук, финанс һәм мәгълүмат механизмнары” (“Организационные, правовые, финансовые и информационные механизмы реализации Концепции государственной национальной политики в РТ”) темасына тулы доклад тәкъдим итте.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге