(7 октябрь, 2015 ел) Яр Чаллы шәһәренең (Татарстан) “Родник” халыклар Дуслык Йортында “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең II сайлап алу туры үтте.
Зона турында Яр Чаллы, Тукай, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама районнары һәм Түбән Кама шәһәре коллективлары һәм чыгыш ясаучылары катнаштылар. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары игътибарына татар, рус, чуаш, мари, керәшен, әрмән һәм Кавказ халыклары мәдәниятын чагылдырган дистәләгән чыгышлар тәкъдим иттеләр.
“Катнашучылар әйбәт чыгыш ясадылар. Аеруча да коллективларның балкып торган киемнәрен һәм катнашучылар саны буенча аерылып торган кайбер номерларны билгеләп үтәсе килә. Алар халыкларның мәдәниятын табигый итеп күрсәтәләр”, — дип сөйләде сайлап алу комиссиясе әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Светлана Измайлова.
Чыгыш ясаганнан соң коллективларга дипломнар бирелде. Аларның иң әйбәтләре Казанда булачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Бу чара Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге