(13 октябрь, 2015 ел) “Татарстан – безнең йортыбыз” Республика этномәдәни фестиваленең чираттагы сайлап алу туры Лениногорск шәһәрендә үтте.
Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм башка районнан килгән фестивальдә катнашучыларны Лениногорск шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде.
Коллективлар һәм чыгыш ясаучылар рус, татар, украин, чуаш, башкорт һәм мордва халыклары мәдәниятын ачып бирделәр. Лениногорскның мәдәният йорты сәхнәсендә утыздан артык номер күрсәтелде.
Сайлап алу туры ахырында соң коллективлар фестиваль катнашучысы дипломына ия булдылар. Фестивальнең зона турын узган катнашучылар Казанда үтәчәк Гала-концертта чыгыш ясаячаклар. Әлеге Гала-концерт 4 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы көнендә булачак.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге