(14 октябрь, 2015 ел) ТР Милли китапханәсендә инглиз телендә аралашучылар клубы эшли башлый. Дәресләрне нигерияле үткәрә.
Анда инглиз телен камилләштерү белән бергә, чит телләрне өйрәнгәндә килеп чыга торган башка каршылыкларны да бетерергә була. Дәресләр һәр шимбә сәгать 12.00 чит илләр әдәбияты бүлегендә үткәреләчәк. Чит телләр белән мавыга торган һәм алынган белемнәрне тәҗрибәдә куллану теләге булган кешеләр белән очрашулар атналык режимда үтә. Дәресләрне модератор – Нигерия гражданы Мозес Айзек Тони үткәрә, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru, фотосурәт kitaphane.tatarstan.ru сайтыннан алынды