(15 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында чираттагы “Толерантлык дәресе” узды. Концертлар залында 250гә якын Казанның җиденче сыйныф укучылары җыелды. Быел дәресләр яңа форматта үтә. (ФОТО)
Гадәттәгечә, Татарстан халыклары Дуслык Йорты буенча оештырылган экскурсиядә булганна соң, укучылар өчен “Толерантлык дәресе” башланды. Балалар халыклар дуслыгы, бенрдәмлеге һәм алар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны сурәтләгән дүрт кыска метражлы фильм карадылар. Соңыннан әлеге фильмнар буенча сорауларга җавап бирделәр.
Укучыларны сәламләп, казакларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйт Джаксыбаев чыгыш ясады. Ул балаларга үз телләрен, мәдәниятларын яратырга киңәш итте.
“Үзеңнекен ярату, башкаларныкын хөрмәт итә белү мөһим”, — дип сөйләде ул.
“Толерантлык дәресе” төрле халыклар мәдәниятын ачып биргән күңелле концерт белән төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез. “Толерантлык дәресе” Татарстан халыклары Дуслык Йортында инде өченче ел үткәрелә. Шушы еллар эчендә дәресләрдә Казанның 10 000гә якын җиденче сыйныф укучысы булган. Атнаның һәр пәнҗешәмбе көнендә 45 минут дәвамында балаларга толерантлык төшенчәсе һәм халыклар арасындагы дуслыкның мөһимлеге хакында сөйлиләр.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге