(16 октябрь, 2015 ел) 9-16 октябрь көннәрендә Чиләбедә Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Аның кысаларында Муса Җәлилгә скульптура ачыла, “Татар кызы-2015” Бөтенроссия конкурсының финалы була һәм башка чаралар үткәрелә.
Татар мәдәнияты көннәре барышында 9 октябрь көнне Троицкидан булган шагыйрь Басыйр Рәфыйковның татар һәм рус телләрендәге “Шаги будущего”/“Киләчәк адымнары” балалар өчен шигырьләр китабы презентацияләнгән. Чиләбе Рәссамнар берлегендә “Дөнья — хатын-кызлар кулы белән” дигән күргәзмә эшләячәк. Анда Татарстан осталарының эшләрен күрергә мөмкин.
Бүген, 16 октябрьдә, Чиләбе үзәгендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә скульптура ачылачак. Ул Көньяк Уралга Татарстан тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Скульптура Бакый Урманченың “Таштагы портретлар” сериясеннән. “Манекен” театры янындагы скверда буласы шушы тантанага Мәскәүдән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да килер дип көтелә, дип хәбәр итә chelyabinskonlain.ru сайты.
Моннан тыш, кызлар арасында биредә беренче тапкыр “Татар кызы-2015” Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсының финал өлешен уздыру да күздә тотыла. Финалга чыккан 12 кыз арасында, әйтик, Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзаханова да бар. Конкурс сайтында кызлар өчен тавыш җыю гамәлдә:http://tatarochka.com/participants . Бу гүзәллек бәйрәмен милли сәхнә сәнгате әһелләре музыкаль яктан бизәргә җыена. Алар арасында Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, “Артур һәм Марат дуэты”, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. бар.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды