(20 октябрь, 2015 ел) «Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары төгәлләнде. Жюри барлыгы җиде шәһәрдә булды һәм дүрт дистәдән артык районнан килгән коллективларның чыгышын бәяләде.
Буа, Яр Чаллы, Норлат, Арча, Лениногорск, Казан, Сарман – барлыгы 7 шәһәр дүрт дистәдән артык районнан килгән коллективларны һәм чыгыш ясаучыларны туплады. Фестивальдә катнашучылар жюри игътибарына татар, рус, керәшен, мордва, мари, чуаш, әрмән, кавказ һәм башка халыкларның мәдәниятын чагылдырган чыгышлар тәкъдим иттеләр, төрле халыкларның мәдәни колоритын ачып бирергә тырыштылар.
Жюри әйтүенчә, Лениногорск, Норлат һәм Сарман зона турларында оештыру эшләре аеруча да әйбәт булган, ә милләтләргә килгәндә, чуаш коллективлары үзләрен бигерәк тә актив күрсәткәннәр. Яшьләрне мондый чараларга җәлеп итү ягыннан Алабуга шәһәрен билгеләп үттеләр. Әмма жюри коллектив җитәкчеләрнә репертуарларына игътибар итәргә киңәш итә, һәм һәр халык үз милләтенең сәнгатен үстерү өстендә эшләсен иде дигән теләктә кала.
Исегезгә төшерәбез. «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестивале республикада берничә ел рәттән үткәрелә. 20 нче сентябрьдә муниципаль районнарда һәм шәһәр төбәкләрендә сайлап алу эше старт алган иде, 1 нче октябрьдән зона сайлап алу турлары узды.
«Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баюын ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, популярлаштыру һәм үстерү.
Фестивальнең оештыручылары булып Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты тора. Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә ярышты: вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм инструменталь башкару.
Һәр зона туры ахырында коллективларга һәм чыгыш ясаучыларга катнашучы дипломнары тапшырылды, ә иң әйбәтләре Казанда узачак Гала-концертта чыгыш ясарга чакырылды. Әлеге концерт 4 ноябрьдә Халыклар дуслыгы көнендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында булачак.
Татарстан халыклары Дулсык Йорты мәгълүмат үзәге