(20 октябрь, 2015 ел) Басма республиканың милләтара тормышы хәбәрләре белән таныштыра. Журналның девизы: “Бер җир, бер тарих” (“Одна земля, одна история”).
Язмышлар, вакыйгалар, гаилә серләре һәм файдалы киңәшләр төрлелеге. Ә язмаларның төп геройлары – Татарстанны икенче ватаны итеп күргән һәм үзенең тамырларын, милләтен, иманын белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр.
“Наш дом — Татарстан” журналы – журналистика өлкәсендәге күп кенә конкурслар җиңүчесе. Журналны барлыкка китерүчеләр бер нәрсәгә ышана: милли сәясәт – ул тормышның бер өлеше түгел, ул – тормышның үзе. Әгәр дә тирә-ягынга карап, башка кешеләрне күзәтсәң, милли сәясәтнең күп кырлы булуын күрергә мөмкин. Безгә охшамаган кешеләр башка төрле, шуның белән алар кызыклы да.
Журналның электрон басмасын безнең порталда укыгыз.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге