(23 октябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында Тибеттан килгән Укытучы Геше Ринчен Тензин Ринпоче “Психологическое здоровье с точки зрения Тибетской традиции” темасына лекция уздырды. Аны тыңлаучылар акыл һәм зиһенне ничек контрольдә тоту белеменә төшенделәр. (ФОТО)
Геше Ринчен Тензин Ринпоче – Бон тибет рухи традициясе монахы, философия һәм буддизм докторы. Аның Мәскәүдә ике төп мәктәбе эшли: тибет медицинасы мәктәбе һәм философия укулары мәктәбе.
Физик һәм рухи газаплар булмасын өчен, Укытучы ничек итеп кешегә үз акылын, тәнен һәм зиһенен контрольдә тотарга икәнен сөйләде. Аның фикеренчә, кеше нәкъ менә гакыл уйлары аркасында азаплана. Шулай ук Укытучы әйтүенчә, үз бәхетен һәм булган байлыгын аңламау сәбәпле, кеше начар уйларга бирелә һәм авырый башлый.
“Төрле халыклар арасындагы фикер каршылыгы, сугышлар, гаилә вәкилләре арасындагы үпкәләр нәкъ менә зарарлы уйлар аркасында туа. Ә андый уйларны ачу, ияләшү, дәрт, аңгыралык, горурлык һәм көнчелек барлыкка китерә. Андый уйлардан арынырга кирәк”.
Әлеге чара Казанның рус рәссамы, архитектор Илдар Ханов истәлегенә багышланган. Исән булса, аңа 3 ноябрь көнне 75 яшь тулган булыр иде. Чараны оештыручы – Казан шәһәренең Россия сәнгать академиясе иҗади остаханәсе. Сәнгать академиясе аспирантурасының иҗади остаханәсе җитәкчесе Фиринат Халиков сүзләренә караганда, бу лекция тәртипле, чиста һәм намуслы тормышка өйрәтә.
“Мондый эш белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Фәнни-мәгърифәтчел эшчәнлек кысаларында, без кешене, аның күңелен тәрбияләргә, сәнгать аша аны усал уйлардан һәм гамәлләрдән сакларга тырышабыз”.
Лекциядән соң кунаклар Чуаш Республикасының югары профессиональ белем бирү тармагының атказанган хезмәткәре, РФ рәссамнар союзы әгъзасы, профессор Ирина Рязанцеваның эшләреннән торган күргәзмә белән таныштылар. Ирина Рязанцева И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогик университеты ректоры урынбасары да булып тора.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге