Исегезгә төшерәбез, “Татарстанда үзбәк халкы мәдәнияты көннәре”нә туры китерелеп, Татарстан халыклары Дуслык Йорты галереясында Озад Хәбибуллин эшләре күргәзмәсе үтте.
Озад Хәбибуллин — СССР рәссамнары союзы әгъзасы. 1984 елда СССРның иң яхшы сын остасы исеменә ия була. 2004 елда Үзбәкстанның халык рәссамы булып таныла, ә 2005 елда Мәскәүдә Дан һәм Хөрмәт Орденына лаек була. Озад Хәбибуллин – КМТТУ доценты, дизайн кафедрасы укытучысы. Шәһәрдә яшәүчеләр аның эшләрен Казанның кайбер метро станцияләре бизәлешендә күрә ала, шундыйлардан – Тукай мәйданы метро станциясе.
Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге