(26 октябрь, 2015 ел) Бүген Халыклар бердәмлеге көненә багышланган россиякүләм флешмоб старт алды. Аны “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы оештыра. Атна дәвамында социаль челтәрләрнең теләсә кайсы кулланучысы илнең төрле почмакларыннан “#здесьхорошо” хэштегын куеп, фото кертә ала.
Атна дәвамында социаль челтәрләрнең (Twitter, ВКонтакте, Facebook, Instagram, G+) теләсә кайсы кулланучысы илнең төрле почмакларыннан “#здесьхорошо” хэштегын куеп һәм географик урынын билгеләп, үз фотосын Интернет челтәренә кертә ала. Әлеге флешмобка илнең төрле регионнарыннан булган танылган сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ММЧ вәкилләре, шулай ук Россия спортчылары кушылган. Акция нәтиҗәләре буенча, “#здесьхорошо” хэштегы куелган хәбәрләрнең география анализы нигезендә “Россия сегодня” МИА бәхетле регионнар исемлеген булдырачак.
“Россия сегодня” МИА флагман сайты редакциясе Ria.ru иң әйбәт фотосурәтләрне сайтка куячак.
Мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды