(27 октябрь, 2015 ел) Montegrappa Италия компаниясе Татарсатн, Грузия, Чечня һәм Россия тәңкәсенә багышланган ручкалар коллекциясен чыгарган. Каурыйлы, карамалы ручкалар һәм роллерлар милли символлар белән бизәлгәннәр.
Мисалга, “Татарстан” ручкаларының корпусына Казан кремле, республика гербы сурәтләре һәм “Татарстан Республикасы” дигән язу төшерелгән. Грузиягә багышланган модель корпусын илнең милли флагындагы кебек тәреләр бизәп тора. Моннан тыш, ручкада Грузиянең иске картасы һәм герб сурәте куелган, дип хәбәр итә “Лента.ру”.
“Чечня” дип аталган модельләр сериясендә Родовая башня сутәрләнгән. Калфагы республика гербы һәм йолдызы булган ярым ай сурәте белән бизәлгән.
“Рубль” дип аталган ручкаларның корпусына һәм кыскычына Россия валютасы төшерелгән. Модельләр палладий, рутений һәм йөгертелгән алтын белән капланган.