(28 октябрь, 2015 ел) Казанда мәктәп укучыларының Россия халыклары телләрендә II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Идел буе төбәкләрендә яшәүче рус, татар, чуаш, башкорт, мари, удмурт, мордва халыкларының тел һәм әдәбиятына багышланган әлеге форум якынлашучы Россия халыклары бердәмлеге көненең бизәгенә әверелде.
Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне үстерү һәм саклау темасына багышланган конференцияне Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы белән республиканың Халыклар дуслыгы йорты беренче тапкыр узган ел “2014-2020 елларга Татарстан дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырган иде. Министрлыкның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр иткәнчә, узган ел оештыру комитетына 9-11 сыйныф укучыларыннан 400ләп фәнни-эзләнү эшләре кабул ителгән булса, быел 600гә җиткән. Ә 100ләп эшнең авторын – Татарстан, Башкорстан, Чуашстан, Мордовия, Марий-Эл, Удмуртия Республикалары, Ульяновск өлкәсе мәктәп укучыларын йомгаклау турына Казанга җыйдылар. Бу көнгә иң яхшы 50 эшне туплаган җыентык та нәшер ителде.
Җиде – рус, татар, чуаш, башкорт, мари, удмурт, мордва филологиясе юнәлешләрендә үткәрелүче форум белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Әйтергә кирәк, алар барысы да диярлек Татарстан мәктәпләрендә укытыла. Урта мәктәпләрдән тыш, республикада яшәүче милләтләрнең телләрен өйрәтүче 35 якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә.
Татарстанның Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кәримова сүзләренчә, даирә һәм баланың теләге булса, ул тиз арада теләсә нинди телне үзләштерергә сәләтле. Конференциядә Гөлназ Кәримованың 11 сыйныф укучысы Кристина Иванова тәрҗемә үзенчәлекләренә багышланган фәнни-эзләнү эше белән катнашты. “Мин бәләкәйдән татар балалар бакчасына йөрдем, сыйныфташларым да татарлар, шуңа күрә өйдә татар телендә сөйләшмәсәләр дә татар телен үзеннән-үзе өйрәндем. Татар теленнән район олимпиадаларында җиңдем. Әти-әнием, энем дә татарча аңлый. Мин киләчәктә тәрҗемәче булып эшләргә хыялланам, хәзер инглиз телен өйрәнәм”, – дип сөйли Кристина Иванова.
Конференциядә күтәрелгән темалар Россия халыклары телләрен саклау мәсьәләсе бүген һәр төбәк өчен актуаль булуын күрсәтте. “Татарстанда татар теле кебек, Чуашстанда да мәктәпләрдә чуаш теле укытыла. Иң кызганычы, бездә дә чуаш телен укыту өчен кайвакыт хәтта чуаш ата-аналары белән “көрәшергә” туры килә. Сәбәп нәрсәдә: БДИдан әллә белемлерәк булудан куркалармы? Ата-ана үз уй-фикерен балага тагарга тиеш түгел, аларның ана телен өйрәнергә, белергә хакы бар, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Без, укытучылар, үз чиратыбызда, балаларны кызыксындыру өчен төрледән-төрле белем бирү проектларын тормышка ашырырга тырышабыз, – дип фикерләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша Чуашстанның Чабаксар районы Кшауши урта мәктәбе чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Евгений Майков.
Мари теленең язмышы да мәктәпләргә бәйле, дип белдерә Татарстанның Мамадыш районы Гришкино авылы урта мәктәбе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Филиппова. Аның 9 сыйныф укучысы Андрей Мозаффаров тәкъдим иткән фәнни-эзләнү эшендә шулай ук мари теленең киләчәге турында уйланган. “Ата-аналар гаиләдә мари телендә сөйләшми диярлек, шуңа күрә бөтен өмет – мәктәпкә. Безнең мәктәптә ике – Гришкино һәм Иске Черкассы авылларыннан балалар белем ала. 2008 елдан 9 сыйныфка кадәр мари теле керә башлады. Телне өйрәтәбез, тарих, мәдәният, әдәбият, гореф-гадәтләр белән таныштырабыз. Уку-укыту методик әсбапларын Марий-Элдан да кайтартабыз. Электән халыкны аңлы-мәгарифле иткән – ул мәктәп, анда милли телләр укытуны юкка чыгарырга ярамый”, – ди Надежда Филиппова.
Алексеевск районы Родники авылы урта мәктәбе укытучысы Татьяна Андреева башлангыч сыйныфларга мордва-эрзя теле мәктәпнең чуаш милләтеннән булган элеккеге директоры тырышлыгы белән моннан җиде ел элек укытыла башлавы турында сөйли. “Мәктәптә укучылар һәм эшләүчеләрдән анкета алган идек: 80 проценты гаиләдә дә, урамда да мордва-эрзя телендә сөйләшми булып чыкты. Димәк, яшь буын үз милләтенең телен, мәдәниятен белмичә үсә. Ә укыта башлагач, милләтнең тарихы, мәдәнияте, җырлары турында сөйләгәч, кызыксына башлыйлар, яңа китаплар сорыйлар. Балаларга матур милли киемнәр тектердек, хәзер концертларда чыгышлар ясыйлар. Әмма безнең мәктәп очрагында мордва-эрзя теле башлангычта гына керә, өлкән сыйныфка күчкәч, өйдә дә ана телендә сөйләшмәсәләр аны онытмаслармы”, – дип борчыла Татьяна Андреева.
Удмуртиянең Алнаш районы Азамат авылы мәктәбе удмурт теле укытучысы Ольга Рябина да балаларда ана теленә мәхәббәтне даирә тәрбияләвен ассызыклый. “Бәхеткә, безнең авылда андый проблема юк. Бездәге халыкның күпчелеге – удмуртлар һәм урыслар. Күршедә генә Татарстанның Әгерҗе районы татар авыллары урнашкан. Удмуртлар, урыслар, татарлар гомер-гомергә бергә дус-тату яшәп, удмурт телен яхшы беләләр. Мәктәптә ана теле укытылуга каршылык күрсәтсәләр – удмурт авылы өчен бу башка сыймаслык хәл булыр иде. Ә менә шәһәрләрдә хәзер ул гадәти хәлгә әверелде кебек, – дип гаҗәпләнә Ольга Рябина. – Милли телләрне танытучы, яшьләр алдында телнең абруен күтәрүче мәдәни чаралар оештыру мөһим. Казанда оештырылган конференциядән узган ел беренче урынны алып илһамланып кайткан идек. Быел да күтәренке кәеф, матур милли киемнәр киенеп килдек, чөнки ул – көнүзәк җитди темаларны күтәргән җыен булса да, илебезнең милли-мәдәни байлыгын күрсәтүче чын бәйрәм”.
Конференциядә призлы урыннарга ия булучы укучыларга электрон товарлар кибетенә бүләк картасы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Җиңүчеләрне республиканың татар, рус, чуаш, башкорт, мари, удмурт, мордва милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре дә тәбрикләде, Татарстан Хөкүмәтенә, укытучыларга милли телләрне саклауга көч куюы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов киләчәктә конференциянең географиясе тагын да киңәер, дигән өметен белдерде.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды