(29 октября 2015) Араларында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров та булган 300 кеше яшь лидерларның җиденче Россия-герман конференциясендә катнашачаклар. Конференция бүген Казанда ачыла.
Конференция ел саен Германия һәм Россия территорияләрендә үтә. РИА Новости хәбәр итүенчә, әлеге чара 2009 елдан Берлин, Мәскәү, Мюнхен һәм Санкт-Петербургның төп мәйданнарында узган.
“Өч көн үтүче конференция барышында 25тән 40 яшькәчә 300дән артыграк яшь эшлеклеләр энерготехник секторның төп тенденцияләре үзгәреше, бердәм Европа экономик киңлеге мөмкинлекләре һәм перспективасы, иске һәм яңа экономика кисешүе, россия-герман мөнәсәбәтләре үсеше перспективасы хакында сөйләшәчәкләр”, — дип әйтелә хәбәрдә.
Яшь лидерларның Россия-герман конференциясе рәисе булып герцог Кристоф Ольденбургский тора. Аның сүзләренә караганда, конференциянең уртак максаты – соңгы вакытта аеруча да актуаль булган тынычлык һәм стабильлекне тәэмин итүдә ышанычлы нигез формалаштыру өчен ачык һәм эффектив диалог төзү. РФ һәм ГФР чит ил эшләре министрлыклары, яшьләр эшләре Федераль агентлыгы, ике илнең эре компанияләре булышлыгы белән форум Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты белән берлектә коммерцияле булмаган “Германия-Россия: яңа буын” (“Германия-Россия: новое поколение”) берләшмәсе тарафыннан оештырыла.
Конференциянең кунаклары һәм спикерлары исемлегендә әйдәп баручы немец журналисты Хуберт Зайпель, Дәүләт Думасының конституцион законнар җыелмасы һәм дәүләт төзелеше буенча комитет башлыгы Виктор Плигин, Бундестаг парламенты әгъзалары Тобиас Йозеф Цех һәм Волф-Рутхарт Борн һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Роберт Шлегель, отставкадагы ГФР юистиция министры Сабина Лойтхойссер-Шнарренбергер, ГФР чит ил эшләре министрлыгының Европа юнәлеше буенча дәүләт секретаре Герхард Пфайфер.
Конференция катнашучыларын бай программа көтә – пленар утырышлар, тематик эш группалары эше, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, эшлекле иртәнге ашлар, Татарстанның фәнни һәм технологих күренекле урыннарын карау, республиканың тарихы һәм мәдәнияты белән танышу.