(31 октябрь, 2015 ел) Мисырда Россия самолеты һәлакәткә юлыгу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 1 ноябрь авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә матәм көне дип игълан ителде. Шунлыктан Татарстан халыклары Дуслык Йортында 1 ноябрь көненә планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары булмаячак.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты авиаһаләкәт корбаннары туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге