(2 ноябрь, 2015 ел) 4 ноябрь М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.
Концертта бу елның октябрь ае буенча Татарстан районнарында барган сайлап алу турлары җиңүчеләре катнаша. Муниципаль һәм зона сайлап алу турлары катнашучыларының тулаем саны – 1 100 кеше: 176 коллектив һәм чыгыш ясаучылар.
Татарстанның яртысыннан күбрәк районнарның 40тан артыграк коллективны тәкъдим иткән 600дән артыграк катнашучы зур концерт программасын театрның сәхнәсендә дә, фойесында да күрсәтәчәк. Программада Татарстан халыклары, шулай ук Татарстан территориясендә яшәүче Азия, Кавказ, Якын Көнчыгыш һәм башка регионнар вәкилләренең биюләре һәм җырлары булачак.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге