(10 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Айгөл Бариева җитәкчелегендәге эстрада театры “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар” музыкаль комедиясен куйды.
Тамашачылар сәхнәдә Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Азат Фазлыев, Индира Гайфуллина, Илдар Ахмадулла, Гүзәлия Хөснетдинова, Фанил Мөбәрәкҗанов кебек Татарстан Республикасының танылган артистларың уйнавын күзәттеләр, җырларын тыңладылар.
Авылдагы ир-ат һәм хатын-кызлар арасындагы бер карашка гади генә булган вакыйгалар төрле яшьтәге тамашачыларны битараф калдырмады. Яхшы юмор, шулай ук танылган һәм артистларның үзләре тудырган музыкаль композицияләр залда утыручыларга күтәренке кәеф, ял һәм кызыклы атмосфера бүләк иттеләр.
Эстрада театры – төрле проектларда Татарстан халыклары Дуслык Йортының күптәнге партнеры.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге