(11 ноябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Ахиярова һ.б. катнашты.
Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе буенча комитет кабул итә. Премиягә 30 яшькәчә булган аерым авторлар, яшьләр коллективлары, шулай ук яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар дәгъва кыла ала. 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә игълан ителгән конкурска министрлыклар, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән барлыгы 99 дәгъвачы үз эшләрен тапшырган булган. Премия тапшыру турындагы положение нигезендә 52 хезмәт конкурста катнашуга үткәрелгән.
Илдар Халиков Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең сәләтле яшьләрнең әдәбият, сынлы сәнгать, музыка, бию, театр, кино, журналистика, эшмәкәрлек, мәгариф, иҗтимагый эшчәнлек өлкәләрендәге казанышлары өчен тапшырылуын искәртеп үтте.
“Әлеге бүләкнең озак еллар дәвамында тапшырылуы гына түгел, иң мөһиме – аңа ия булучыларның, чыннан да, югары уңышларга ирешүе сөендерә. Киләчәктә без аларны күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, танылган шәхесләр итеп күрәбез. Бу, үз чиратында, конкурс комиссиясенең нәтиҗәле эшләвен, премиянең, чыннан да, сәләтлеләрне ачыклау мөмкинлеген булдыруын аңлата, – дип билгеләп узды ТР Премьер-министры. Ул 1990 елдан 1997 елгача Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыруның туктатылып торуына игътибар юнәлтеп, аның торгызылуы зур уңай резонанс тудыруын ассызыклады. Бу исә тагын бер кат әлеге бүләкнең төрле өлкәләрдә зур абруйга ия булуы турында сөйли, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе – Татарстан Президентының, Татарстан җитәкчелегенең бүгенге яшьләргә булган мөнәсәбәтләре комплексы. Яшьләр, киләчәгебез булудан тыш, – инде күптән бүгенге көнебез, чөнки алар иҗат, сәясәт, бизнес өлкәләрендә шактый хезмәт куя”.
ТР Премьер-министры лауреатларны тәбрикләп, барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, сезгә премиянең очраклы тапшырылмавын дәлилләргә язсын, бу бүләк соңгысы булмасын, дигән теләкләрен җиткерде.
Сәламләү сүзеннән соң, Илдар Халиков Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, быел бу бүләккә милли тәрбияне үстерүгә керткән өлеше һәм татар яшьләре арасында рухи мирасны пропагандалавы өчен “Идел” яшьләр үзәге, фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендәге инновацион эшләнмәләре өчен КДМУның фармацевтик химия кафедрасы ассистенты Александра Буховец, “Алтын Казан” мюзиклын иҗат иткәне һәм ТР музыка сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеше керткәне өчен композитор Эльмир Низамов, татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм яшьләр өчен “Юлларда җил ак иде”, “Одиночество” китаплары өчен язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин, яшьләр белән актив иҗтимагый-агарту эшчәнлеге һәм “Болан кызы” китабы өчен шагыйрә Луиза Янсуар лаек булды. Аларга диплом, гөлләмәдән тыш, лауреат билгесе һәм 200әр мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды