(13 ноябрь, 2015 ел) “Многоликая Россия” VIII Россиякүләм журналистлар конкурсы бу елны төбәк һәм федераль дәрәҗәдә үтте. Россиянең 35 төбәгеннән барлыгы 750 эш кабул ителгән.
Конкурс 2006 елда милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны популярлаштыру, РФ территориясе һәм аннан читтә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятына һәм сәнгатенә кызыксыну уяту максаты белән оештырылган. 2014 елдан әлеге чара “2014-2020 елда Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында үтә.
Конкурсның бурычы – җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләрне һәм татулыкны формалаштыру, әхлакый-этик һәм патриотик хисләрне тәрбияләү, тарихи мирасны, туган якның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, ватанга мәхәббәтне һәм патриотизмны сәнгати-эстетик яктан күзаллау.
Конкурсның оештыручылары булып Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР журналистлар Союзы тора. Конкурс Татарстан Республикасы җитәкчелеге булышлыгы белән үткәрелә.