(16 ноябрь, 2015 ел) “Эксмо” нәшрияты һәм А.П.Гайдар исемендәге шәһәрнед үзәк балалар китапханәсе булышлыгы белән, Милләт эшләре буенча Федераль агентлык һәм “MyBook” электрон китапханәсе “Страницы России” проектын тормышка ашыралар.
Әлеге проектка Россиянең этно-мәдәни күптөрлелеген чагылдырган 100 китап кертелгән. Герографик, этнографик һәм тарихи очерклар, Россия халыклары әкиятләре, бөек иҗатчы һәм галимнәрнең биографияләре, дуслык һәм үзара ярдәм турындагы әдәбият белән MyBook сайтында теләгән һәркем бушлай 30 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр таныша ала.
“Страницы России” илебезнең кабатланмас, күпкырлы мәдәниятының матур иллюстрациясе булып тора”, — дип сөйлиләр проектны оештыручылар.