(17 ноябрь, 2015 ел) 19 ноябрь көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “Татар китабы – Парижда. 1925 һәм 1931 еллардагы күргәзмәләр реконструкциясе” дигән күргәзмә ачыла.
19-21 ноябрь көннәрендә “Хәзинә”дә IV Казан сәнгать белеме укулары узачак. Бу юлы алар басма графика сәнгате хакында булачак. Халыкара фәнни конференциянең проблематикасы исә III Казан халыкара биенналендәге “Всадник” басма графикасына багышлана. Әдәбият елында биеннале катнашучыларының иҗади омтылышлары “Художник – китап – текст” темасын өйрәнүгә юнәлтелгән. Россия, Германия, Казахстан, Мексика, Молдова, Украина белгечләре рус һәм Европа мәдәнияте контекстында гравюра сәнгате, басма графика үсеше тенденцияләре, китап графикасының милли һәм төбәк үзенчәлекләре кебек актуаль проблемаларга үзләренең фәнни тикшеренүләрен тәкъдим итә.
Белгәнебезчә, Казан 19-20 гасырлар дәвамында Идел буе төбәгендә татар, рус һәм башка халыклар телләрендә китап бастыру үсеше үзәге булган. Монда 19 гасырдан башлап, басма графика сәнгате традицияләре сәнгатенә, рәссам-графикларның профессиональ белем бирүгә нигез салына. Казан гравюрасы һәм 1920-1930 еллардагы татар китабы – Россия сәнгатендә сирәк очрый торган күренеш була. Казанның танылган галимнәре П.М.Дульский һәм П.Е.Корнилов фәнни тикшеренүләрендә гравюра һәм китап сәнгате өлкәсенә кагылышлы эшләр була.
Фәнни конференция белән “Татар китабы – Парижда. 1925 һәм 1931 еллардагы күргәзмәләр реконструкциясе” күргәзмәсе мантыйкый рәвештә бәйле. Дульский Татарстанны сурәтләгән китап күргәзмәләре экспозициясен Парижда 1925 елда Халыкара декоратив сәнгать күргәзмәсендә, ә 1931 елда китап сәнгате халыкара салонында тәкъдим иткән. Әлеге экспозицияләрнең реконструкциясе Дульский архивы материаллары ярдәмендә тормышка ашырыла. Моннан тыш, Парижда тәкъдим ителгән ике күргәзмә каталоглары, 1920-1930 елларның татар китабы феноменына багышланган хезмәтләре да 19 ноябрьдә ачылачак күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.
Шулай итеп, күргәзмә тамашачыларга Париж күргәзмәләре чорына эләгергә, шул чордагы татар китап сәнгате үсешен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды