(18 ноябрь, 2015 ел) 21 ноябрь көнне сәгать 13.00 дә Төмән шәһәре “Татар мәдәнияте үзәгендә “Яшь татар гаиләсе — 2015” VI ачык шәһәр конкурсының финалы була.
Конкурста катнашу өчен гаиләдә татарча сөйләшү, милли гореф-гадәтләргә таянып, гаилә бәйрәмнәрен үткәрү, татар милли ашларын әзерли белү, балаларны татар халык педагогикасына таянып тәрбияләү, татар милли бәйрәмнәреннән хәбәрдар булу һәм аларга катнашу шарт. Моннан тыш, конкурста катнашучылар үзләре белән таныштырырга, иҗадый номер әзерләргә, яшь гаиләләргә татар телендә теләкләр язарга, яраткан татар милли ризыгын пешереп килергә тиеш.
Конкурс барышында иң яхшы җанатарлар командасы билгеләнеп, аларга да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Җиңүче яшь гаиләләр I, II, III дәрәҗә дипломнар, ял базасына “Бөтен гаилә өчен ял көне юлламасы”, кыйммәтле бүләкләргә ия булачак, диелә “Татар мәдәнияте үзәге” матбугат хезмәте хәбәрендә.
Гаиләгә карата мәхәббәт, хөрмәт, аңлашучанлыкны үз эченә алган милли гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан уздырылган бәйгегә заявкаларны 19 ноябрьгә кадәр юлларга мөмкин. Тулырак мәгълүматны 8 (3452) 69-30-25; 69-35-56 номерлы телефоннан белергә мөмкин, диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.
Конкурс исә Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге һәм Төмән өлкәсе Татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылып үткәрелә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды