(19 ноябрь, 2015 ел) 23-25 ноябрь көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумы уздырыла. Анда дөньяның 50 иленнән Россиядә белем алучы 300ләп студент катнашуы көтелә.
Форумны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Россия Яшьләр берлеге, Россиянең студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе, ТР Студентлар лигасы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештыра.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров хәбәр итте.
Ул билгеләп узганча, бүген Россия вузларында 6 млн-лап студент укый. Шулардан 200 меңләбе – чит илләрдән килеп белем алучылар. Татарстанда соңгыларының саны 8 меңне тәшкил итә. Элькин Искәндәров әйтүенчә, хәзерге вакытта чит ил студентлары белән эшне оештыру һәм системага салу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Казан дәүләт энергетика университетының укудан тыш һәм тәрбия эше буенча пророекторы Ирина Жукова 2013 елда КДЭУ базасында “Россиянең чит ил студентлары” I республика ачык семинары уздырылуын искәртте (семинарның икенчесе 2014 елда була). “Әлеге семинарны уздырганнан соң, без моның Россиягә чит илләрдән килеп белем алучылар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладык һәм шундый чараны ил күләмендә үткәрү тәкъдиме белән чыктык”, – дип сөйләде ул очрашуда. Казан дәүләт энергетика университеты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының студентлар берләшмәләренә ярдәм күрсәтү буенча оештырылган конкурсына грант отып, Чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумын уздыру хокукына ия булды. Бүген аны лаеклы рәвештә үткәрүгә җитди әзерлек бара, дип билгеләп үтте проректор.
Элькин Искәндәров сүзләренчә, Чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумы чит ил студентлары мохитендә булган проблемаларның санын, дәрәҗәсен һәм актуальлеген чын-чынлап бәяләргә мөмкинлек бирә торган мәйдан булыр дип көтелә. Бүген Россиягә чит илләрдән килеп белем алучыларны борчый торган мәсьәләләр шактый. Арада тел һәм мәдәният мохитенә җайлашу, Россия җәмгыятенең хокукый аспектларын аңламауга, Россия шәһәрләрендә яшәүгә бәйле көнкүреш проблемалар да бар. ТР Студентлар лигасы президенты бүген, КДЭУ белән берлектә, чит ил студентлары белән эшләү буенча порталбулдырылуына игътибар юнәлтеп, анда Россиядә, шул исәптән Татарстанда, булган югары уку йортлары, нәкъ менә чит ил студентлары катнаша ала торган чаралар һ.б. турында файдалы мәгълүмат урнаштырылачагын ассызыклады.
Форум эшен “Белем бирү стандартлары”, “Россия университетларының җәлеп итүчәнлеген үстерү”, “Мәдәни җайлашу”, “Чит ил студентлары белән эшләү үзенчәлекләре”, “Россиядә югары белем алган чыгарылышлар белән эшләү” дигән тематик блоклар буенча оештыру ниятләнә. Россиянең чит илләрдәге илчелекләре вәкилләре һәм чит ил студентлары белән эшләүче белгечләр форумның экспертлары һәм мәртәбәле кунаклары булачак. Аерым алганда, чарада Россия Яшьләр берлегенең халыкара хезмәттәшлек үзәге директоры Татьяна Селиверстова, Россия чит ил студентлары ассоциациясе президенты Адо Яо Никаз, Россия вузлары чыгарылышлары бөтендөнья ассоциациясе президенты Владимир Четий, Кытай Халык Республикасының РФдәге илчелегенең беренче секретаре Чжан Сяодун катнашуы көтелә.
Форумның беренче көнендә фикер алышу мәйданчыкларында катнашучылар белән киңәшмә, “Россиядә чит ил студентларының социальләшүе” дигән темага пленар утырыш уздыру планлаштырыла. Форумның соңгы көнендә резолюция кабул итү ниятләнә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды