(20 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы ШТК командасының беренче репетициясе үтте.
Үз ШТК командасын булдыру турында күпмилләтле яшьләр күптән сөйләнә иде. Бу эш буенча соңгы адым октябрьдә үткән “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы” III республикакүләм күпмилләтле яшьләр форумында ясалды. Биредә “Күпмилләтле ШТК” секциясе бар иде. ШТКда уйнарга теләүчеләр белән КВН-МХТИ командасының легендар капитаны, телевизион алып баручы һәм сценарист Михаил Марфин эшләде.
Бүгенге көндә команданың планнарына декабрьдә чыгыш ясау һәм ШТМның Республика фестивалендә катнашу керә.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге