27 ноябрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында шагыйрь Константин Симоновка 100 яшь тулу уңаеннан чара узачак.
Константин Михайлович Симонов – совет чоры рус язучысы, шагыйрь, киносценарист, җәмәгать эшлеклесе. Социалистик Хезмәт герое (1974). Ленин (1974) һәм алты тапкыр Сталин (1942, 1943, 1946, 1947, 1949, 1950) премиясе лауреаты. Халхин-Голдагы сугышта (1938) һәм 1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Совет Армиясе полковнигы. СССР язучылар Союзы генераль сәркатибе урынбасары.
Чара 15:00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай