(23 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында халыкара студентлар көненә багышланган кичә үтте. Бирегә Гарәп илләреннән килгән беренче курс студентларын чакырдылар. Аларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштырдылар. (ФОТО)
Кунаклар истәлек өчен республиканың мәдәни үзенчәлеген һәм яшьләр өчен яңа булган җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен яктырткан махсус брошюралар алдылар.
“Татарстанга яңа гына килгән студентларның тиз арада Татарстан яшьләренең күпмилләтле хәрәкәтенә кушылуларын һәм ияләшүләрен телибез. Шулай ук мондый чараларны без экстремизмга һәм терроризмга каршы тору программасы кысаларында оештырабыз”, — дип сөйләде гарәп студентлары Союзы рәисе Абдулрахман Ба Бораик
Икенче көнне студентлар Казан буйлап экскурсиягә чыктылар һәм меңеллык күпмилләтле Татарстан башкаласының тарихы турында күбрәк белделәр.
Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге