(24 ноябрь, 2015 ел) 2015 елның 29 нояберендә Санкт-Петербургтан Пекинга “Дуслык поезды” кузгалачак. Әлеге акция Россия һәм Кытай халык Республикасы арасындагы яшьләр дуслыгын алышу елы тәмамлануга туры китереп оештырыла. 1 декабрьдә “Дуслык поезды” Казан шәһәрендә туктаячак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының мәгълүмат үзәге хәбәр иттте.
8 000 кмдан артыкрак ара, 24 яшь лидер, юлда 13 тәүлек, 11 эре шәһәр, 3 ил – “Дуслык поезды” Халыкара яшьләр акциясе башлануга санаулы көннәр калып бара.
Россия һәм Кытай делегацияләренә, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Порт Байкал, Улан-Удэ һәм Улан-Батор шәһәрләрендә тукталыш ясап, 13 көнлек сәфәр кылырга туры киләчәк.
Поездда барган вакытта иҗтимагый оешмаларның һәм студентлар берләшмәләренең яшь лидерларына, активистларына белем бирү һәм мәдәни программа оештырыла, шулай ук аларны “Дуслык поезды”н каршы алучы шәһәрләрдә төрле чаралар көтә.
Шуны әйтергә кирәк, Россия, Монголия һәм Кытай аша “Дуслык поезды”нда акция символын алып киләчәкләр – поезд баручы маршрут картасы һәм Россия белән Кытай халык Республикасының герблары. Бу бүләк дуслык йөзе һәм акциядә катнашкан илләрнең яшьләре арасындагы килешү буларак Кытайда калачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Кытай халык Республикасы арасындагы яшьләр дуслыгын алышу елы дәүләтләр арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен кирәкле вакыйгалар һәм чаралар белән тулыландырды: яшь эшмәкәрләр Клубы төзү – Харбин шәһәрендәге I Россия-Кытай ЭКСПОсы нәтиҗәсе, ШОС Яшьләр советы эшләнлеге, Иркутскта VI Россия-Кытай яшьләр уеннарын оештыру һәм үткәрү, Казанда I БРИКС Яшьләр саммиты кысаларында яшьләр сәясәте өлкәсендәге үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү турындагы Меморандумны имзалау.
Акциянең оештыручылары булып яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия яшьләре “Халыкара яшьләр үзәге”, РФ субъетларындагы башкарма хакимият органнары, “Россия яшьләре союзы” Россиякүләм иҗтимагый оешмасы тора.