(26 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында берьюлы ике конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр: “Иң күркәм гаилә” һәм “Авыл укытучысы — 2015”. Әлеге чараларның оештыручысы – “Гаилә һәм мәктәп” журналы.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы “Иң күркәм гаилә” конкурсын икенче ел үткәрә. Елдан ел әлеге чара республиканың күркәм гаиләләрен күбрәк җәлеп итә. Мисалга, быел гына Саба районында үткән сайлап алу турында 18 конкурсант чыгыш ясаган.
Сайлап алу турлары Татарстанның алты районында үткән, барлыгы иң яхшы 10 гаилә сайлап алынган. Нәкъ менә алар “Иң күркәм гаилә” исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар.
Дуслык Йортының фойесында һәр конкурсант үз почмагын булдырган иде: гаилә тарихы һәм гаилә әгъзаларының уңышлары күрсәтелгән стендлар, шәҗәрәләре, үзләре пешергән милли ризыклар, кул эшләнмәләре һәм башкалар. Финал турында һәр гаилә музыкаль формада үзе белән таныштырды: әти-әниләрнең һәм балаларның ни белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр, вокал, хореография һәм уен-коралларында уйный белү осталыкларын күрсәттеләр.
Катнаучылар кызыклы вакыйгалар турында да сөйләделәр. Мисалга, Хәмидуллиннарның улы “Голос” проектында катнашкан, ә икенче гаиләнең олы уллары иртәнге 8дә армиядән кайтып, конкурста катнашырга килгән. Барлык гаиләләр дә талантлы, ачык һәм актив, барысы да җиңәргә лаеклы иде.
Жюри составында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ААҖ “Татмедиа” генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Иреш Шәрипов, КФУ социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова.
Бу көнне “Авыл укытучысы-2015” конкурсы катнашучыларын да бүләкләделәр. Әлеге конкурсның да оештыручысы “Гаилә һәм мәктәп” журналы.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге