(26 ноябрь, 2015 ел) Казанда икенче тапкыр Татарстанның православ җәмәгатьчелеге форумы узды. Анда республикада православие үсеше һәм җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне саклауда башка диннәр белән бәйләнеше, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда дәүләт белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре күтәрелде.
Чистай епархиясенең Алексеевск округы благочинные, җирле керәшеннәр җәмгыяте вәкиле, протоиерей Павел Чурашевсүзләренчә, дин дәүләттән аерылган булса да, бүгенге көндә илдә православие үсешен дәүләт ярдәменнән башка тәэмин итү бик кыенга туры килер иде: православ җәмәгатьчелек төзек чиркәүләргә, дини кадрларга мохтаҗ.
“Бүген керәшеннәрдә дә тел, традицияләрне, динне саклау мәсьәләләре кискен тора. Ләкин рухи үзәкләр тудыру өчен яшьләрне авылга кайтаруда кыенлыкларга очрыйбыз, авыл чиркәвендә хезмәт итәр өчен социаль мәсьәләләрне хәл итү таләп ителә. Төзек чиркәүләр, лаеклы яшәү шартлары кирәк. Боларны дәүләт ярдәменнән башка гына хәл итеп булмый”, – дип аңлата протоиерей.
Беренче форум Казанда узган елның май аенда оештырылган иде. Быелгы форум Татарстан митрополиясенең яңа башлыгы – Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелегендә үтте. “Корстон” комплексы залына православ һәм башка традицион диннәрнең вәкилләре, мәхәллә активистлары, хәйриячеләр, федераль һәм төбәк дәүләт органнары җитәкчеләре, муниципаль хакимият вәкилләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре – барлыгы 600гә якын кеше җыелды. Форумда катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән бәйләнешләр департаменты башлыгы Евгений Еремин, Женева һәм Көнбатыш Европа архиепискобы Михаил, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.
Форум эше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылды.
«Дин һәм милләтара бердәмлек – дәүләт таянган иң мөһим кыйммәтләр. Шуңа күрә без Татарстанда яшәүче һәр милләт һәм дин вәкиле үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек шартлар тудырырга омтылабыз. Җәмгыятебездә әхлак-әдәп, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда, радикаль карашлар, секта тәгълиматларын таратучы агымнар пәйда булмасын өчен без төбәктәге традицион дин әһелләренең ярдәменә өмет итәбез. Алар үзләренең вәгазьләрендә, үгет-нәсихәтләрендә кискен карашлар безнең халыкларга хас түгеллеген аңлатырга тиеш», – дип теләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты республикада традицион диннәрне үстерүгә юнәлдерелгән җыен-форумнарның әһәмиятен ассызыклады.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Татарстанда православ мәхәллә һәм гыйбадәтханәләрнең саны артуы күзәтелә. 2015 елның 1 ноябренә Татарстан митрополиясе составына кергән өч епархиядә 340 дини оешма теркәлгән. Әле узган ел башына алар 315 иде. Шулай ук республика территориясендә Рус православ старовер чиркәвенең Казан-Нократ епархиясенә караган 5 дини оешма эшли. Бүгенге көндә Татарстанда 481 православ гыйбадәтханә исәпләнә (2014 елда – 467), шул исәптән: 330 чиркәү (182се – кайтарылган, 148е – яңа төзелгән) (2014 елда – 324 иде), 47 гыйбадәт кылу йорты (2014 елда – 46), 93 часовня (2014 елда – 86) һәм 11 гыйбадәт кылу бүлмәсе. 44 православ чиркәү төзелеп ята, 26сында төзекләндерү эшләре алып барыла.
Күпме бу, әллә азмы, дигәндә, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев республикадагы вәзгыятьне башка төбәкләр белән чагыштырып күзалларга киңәш итте. Татарстанда 4,5 мең православ кешегә 1 чиркәү туры килә. Мәсәлән, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгород якларында ул – 14 мең, Чиләбедә – 8 мең, ә, гомумән, Россия күләмендә караганда, бер чиркәүгә – 11 мең православ кешесе туры килә.
“Татарстанда тарихи чиркәүләрне торгызу, яңа гыйбадәтханәләрне төзү, элеккеге чиркәү, часовня биналарын диндарларга кайтару, изге урыннарны һәм зиратларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Россиядә дини гыйбадәтханәләрне төзү-төзекләндерү нигездә иганәчеләр көче белән алып барыла, Татарстанда исә бу эш күптән дәүләт милли сәясәтенең бер өлеше булып тора”, – дип белдерде Александр Терентьев.
Мәсәлән, Казанның Сукна бистәсендәге тарихи һәйкәл – XVIII гасырның беренче яртысында төзелгән Изге Рух Төшүе чиркәвендә шушы көннәрдә генә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Яңа бинага күчкәнче анда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры труппасы урнашкан иде. Башкарылган эшләрнең сыйфатын митрополит Феофан белән Рөстәм Миңнеханов та барып карады. Раштуага бу чиркәү гыйбадәтләр өчен ачылыр дип көтелә.
Православлар өчен быел тагын бер куанычлы хәбәр булды – Татарстан Президенты 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстанның Болгар шәһәрчегендә ислам академиясен төзү белән беррәттән, башкалада Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу турындагы Указга кул куйды. Рөстәм Миңнеханов православларга киләсе елда гыйбадәтханәнең беренче нигез ташы салыначагын вәгъдә итте. Шуңа күрә дә башкарылган эшләрне бәяләп, Татарстанны башка төбәкләргә үрнәккә куеп, православ җәмәгатьчелек форумында Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр күп булды.
Мөселманнар һәм православлар – Татарстанның ике терәге
«Татарстанда гомер итүче халыкның бер яртысы – ислам, икенче яртысы христиан дине вәкилләре. Безгә кемнең манарасы биегрәк дип ярышасы түгел, көндәшлек бары тик изге, мәрхәмәтле гамәлләрне башкаруга кагылырга мөмкин. Мөселманнар һәм православлар – Татарстанның ныклы ике терәге, аларның берсе аз гына көчсезләнсә дә, аяктан егылу куркынычы туа. Безгә бергә һәм бердәм булырга кирәк, чөнки заманча җәмгыятьтә традицияләр һәм ышанулар юкка чыгарыла икән, аларны башка кыйммәтләр алыштыра», – дип чыгыш ясады Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан православлар форумында.
Мәгълүм булганча, соңгы вакытта Татарстанда мөселманнар һәм православлар арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту максатында Казан рухи семинариясе белән Россия ислам институты, Казан федераль университеты белән РФАның Көнчыгыш белеме институты, Татарстан Митрополиясе белән республика мөселманнары Диния нәзарәте арасында килешүләр төзелде.
«Татарстан җитәкчелеге кабул иткән карарлар православ һәм мөселман дини җәмәгатьчелеккә бергәләп социаль, мәгариф, тынычлыкны саклау, җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыту өлкәләрендә Татарстанның иҗтимагый тормышына кушылырга мөмкинлекләр ача», – дип ассызыклады митрополит.
Татарстан митрополиясе якын киләчәктә төп игътибарны яшьләр белән эшләүгә бирәчәк.
«Рөстәм Миңнеханов безгә акрынлап Казан рухи академиясен торгызырга булыша. Бүген безнең яшьләр рухи белемне Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм чит илләрдә үзләштерә. Димәк, Казанда да тулы канлы академия булачагына өмет бар. Православ якшәмбе мәктәпләренең эшләве бик яхшы, тик әле аларның сыйфатын күтәрергә кирәк. Һәм без православ гимназияләр дә ачарга телибез. Әлегә башлангыч белем бирүче гимназия эшкә кереште, 11 сыйныфлык гимназия өчен бина таләп ителә», – дип сөйләде владыка Феофан.
Быел Татарстан митрополиясе Казанда православ яшьләр халыкара җыенын уздырган иде. Бу уңайдан, митрополит киләсе елда республикада православ һәм мөселман яшьләренең уртак җәйге ял лагерен дә оештырырга тәкъдим итте. “Яшьләр бер-берсенең динен, мәдәниятен белеп, үзара эшләү тәҗрибәсен туплап үсәргә тиеш”, – дип төшендерде ул.
Форум азагында Татарстан митрополиты киләсе елда Казанда Идел буе округы православлары форумын үткәрергә сорап, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Бу үтенечендә дә ул, әлбәттә, яклау тапты.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды