(27 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Мәдәниятлар меңеллыклары” (“Тысячелетия культур”) I Халыкара милли йолалар фестиваленә килгән гаризалар каралды. Алар видеопрезентация рәвешендә иделәр.
Әлеге чарада ТР мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Гаризалар Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни автономияләреннән һәм республика районнарының иҗади коллективларыннан кабул ителгән иде. Видеоматериаллар карау нәтиҗәсендә сайлап алу комиссиясе тарафыннан гаризалар кабул итүне 2015 елның 1 декаберенә кадәр озайту карары кабул ителде.
Анжелика Вакилова,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге