(1 декабрь, 2015 ел) 2 декабрьдә Казанда җиденче тапкыр “Islamic Clothes Fashion” Халыкара мөселман киемнәре фестивале узачак. Фестиваль кысаларында яшь дизайнерларның мөселман киемнәре коллекциясе бәйгесе, профессиональ дизайнерларның иҗаты белән таныштыру һәм “Заманча мода индустриясендә мөселман һәм милли киемнәр” темасына “түгәрәк өстәл” көтелә.
Талантлы дизайнерларны берләштерү, яңа исемнәр ачу, милли мираска һәм ислам кануннарына тугры калып, Татарстан төбәгенә генә хас заманча кием-салым стилен иҗат итү максатында бу фестивальне Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды булышлыгы белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Мөселман дизайнерлары берлеге, Россия Мөслимәләр берлеге оештыра.
Фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр иткәнчә, 2 декабрьдә “Корстон” комлексында көндезге сәгать 2дә мөселман модасы мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”, көндезге сәгать 3тән кичке 9га кадәр мөселман күлмәкләре күргәзмә-ярминкәсе һәм яшь дизайнерлар өчен мастер-класслар узачак. Бәйгегә тәкъдим ителгән коллекцияләр тамашачылар һәм жюри игътибарына кичке сәгать 7дә күрсәтеләчәк. Быел фестивальдә Россиянең Татарстан, Башкорстан Республикалары, Мәскәү, Оренбур, Ульяновск өлкәләре, чит илләрдән – Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән барлыгы 60ка якын дизайнер катнашырга теләк белдергән.
Бәйге программасында профессиональ дизайнерлар арасында җиңүче – “2015 елның иң яхшы бренды”, ә яшь дизайнерлар арасында җиңү яулаучы “2015 елның иң яхшы дизайнеры” мактаулы исемнәренә лаек булачак. Җиңүчеләргә иганәчеләр алтын алкалар бүләк итәчәк.
– Киләчәктә безнең фестивальдә мөселман ир-атларга кием-салым тегүче дизайнерлар да үз хезмәтләрен тәкъдим итә башлар дигән өмет бар. Бу юнәлеш бигрәк тә ир-ат дизайнерлар өчен отышлы. Әйтик, Казанда мөселман киемнәре белән кызыксынган 5-6 ир-ат дизайнер эшли, алардан лаеклы коллекцияләр көтәбез. Мәсәлән, бүген мөселман ир-атларга матур камзуллар җитми. Һичьюгы, мәсәлән, безнең татар имамнарына элеккечә камзул һәм буй-буй чалбарларны заманчалаштырып кайтарсак иде”, – дип фикерләре белән уртаклаша Наилә Җиһаншина.
Яңа елдан соң Россия Мөселман дизайнерлары берлегенең рәсми сайты ачылачак. Анда бүгенге көндә мөселман киемнәре тегүче дизайнерлар турында бөтен мәгълүматлар тупланачак, дип ышандыра Наилә ханым.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды