(2 декабрь, 2015 ел) Казанда “Дуслык поезды” кунак булды. Әлеге Халыкара яшьләр акциясе вакытында “Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре” темасына түгәрәк өстәл дә узды.
29 ноябрьдә Санкт-Петербургтан Пекинга “Дуслык поезды” юнәлде. Әлеге акция Россия белән Кытай халык республикасы арасында яшьләр белән дусларча алмашу елы тәмамлануга багышлана. Россия һәм Кытай делегациясен 13 көнлек сәяхәт көтә. Яшьләр Казаннан тыш, Түбән Новгород, Екатеринбур, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Порт Байкал, Улан-Удэ, Улан-Батыр шәһәрләрендә тукталачак. Делегатларны белем бирү программасыннан тыш, мәдәни чаралар да көтә. Россия, Монголия, Кытай аша алар “Дуслык поезды”нда акциянең символын алып барачак. Ул поезд маршрутын, ике илнең, Россия төбәкләренең гербларын сурәтли. Россия белән Кытай арасында бер ел дәвам иткән алмашу вакытында партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм иткән төрле дәрәҗәле чаралар узган.
Түгәрәк өстәл барышында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин Татарстан белән Кытай арасындагы тыгыз элемтәгә аеруча басым ясады. Моннан тыш, ул дәүләт яшьләр сәясәтенә кагылышлы төп нәтиҗәләргә тукталып үтте. Алар арасында 2013 елдагы Универсиада, 2015 елда узган БРИКС илләре форумы, Россия-Германия форумнары аеруча зур урын алып тора.
«Шунысын төгәл әйтә алам: Россия Федерациясендә әлеге төбәк иң перспективалыларның берсе булып тора. Монда башкаларга үрнәк итеп алырлык масштаблы һәм кызыклы проектлар тормышка ашырыла», – дип белдерде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе, Халыкара яшьләр үзәге генераль директоры Алексей Любцов.
Түгәрәк өстәл ахырында акция символы – картага тантаналы рәвештә Татарстан республиканың гербын урнаштырдылар. Герблар беркетелгән Кытайда калачак әлеге карта акциядә катнашучы илләрнең дуслык һәм татулыгын сурәтли.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды