(3 декабрь, 2015 ел) 4 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Качалов исемендәге Казан дәүләт рус зур академия театрының Кече залында Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе була. Ул «Калеб» проекты кысаларында үтәчәк.
Иҗади дуэт тамашачы белән «иң кадерле иҗат җимешләре» – зур сәхнәдән, радио һәм телевидениедән сирәк яңгырый торган эксклюзив җырлары белән уртаклашырга вәгъдә итә. Кичә «Калеб» яңа буын җыены проектының Качалов театрында узачак беренче чарасы.
Иҗаты үсештә булган профессиональ композитор Эльмир Низамов җырчы Алинә Шәрипҗанова белән берничә ел хезмәттәшлек итүен белдерә.
“Ул минем күп җырларны, романсларны башкара, «Алтын Казан» мюзиклында төп рольләрнең берсе – Сихәтбану буларак чыгыш ясады. Минем өчен «Калеб»тә узачак кичә – бүгенге эстраданың иң яхшы җырчыларыннан берсе белән эшләү өчен тагын бер мөмкинлек. Алинә киң диапазонга һәм югары мөмкинлекләргә ия җырчы, аның белән эшләү бик рәхәт”, — ди музыка диңгезендә колач салып йөзүче милләттәшебез.
Алинә Шәрипҗанова фикеренчә, бу очрашу – мөһим вакыйга, моңарчы әйтелмәгәннәрне тамашачыга җиткерү мөмкинлеге.
“Без Эльмир белән икебез өчен дә кадерле булган әсәрләрне яңгыратырга җыенабыз”, — ди танылган җырчы.
Качалов театры сәхнәсендә бу көнне халыкара «Turkvision-2014» конкурсы лауреаты Айдар Сөләйман, шагыйрәләр Резеда Гобәева һәм Алёна Кәримова да чыгыш ясаячак. Эльмир Низамов, Резеда Гобәева һәм Айдар Сөләйманның «Калеб» проекты чараларында беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Бу кичәләр үткән ел ук уртак иҗатка юл ачты. Әлеге «Калеб» кичәсендә Эльмир Низамовның Резеда Гобәева сүзләренә язылган тагын бер яңа җыры яңгыраячак.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк: Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов кичәсе «Калеб» проектының Качалов театрында узачак беренче чарасы.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды