(5 декабрь, 2015 ел) ТР Милли музеенда әрмән рәссамы Маро Саргсян күргәзмәсе кысаларында Татарстан халыклары Дуслык Йорты һәм Милли музей арасындагы хезмәттәшлек имзаланды.
“Татарстан халыклары Асамблеясы составына керүче милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеге өчен мәйдан Дуслык Йорты белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бөтен Татарстан бу мәйданга әверелергә тиеш”, — дип сөйләде Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.
Икенче яктан килешүне ТР Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Нәзипова имзалады. Бу килешү Татарстанда яңа музей проектына башлангыч бирәчәк. Әлеге проект кысаларында Милли музей базасында Татарстанда яшәүче халыкларның картиналары, кул эшләнмәләре күргәзмәләре һәм башкалар оештырылачак.
Тантаналы ачылыш алдыннан музейга килүчеләр өчен зур булмаган концерт программасы тәкъдим ителде, татар һәм әрмән телендә җырлар яңгырады. Татарстан Республикасында яшәүче әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе исеменнән автономиянең активистлары һәм Татарстан халыклары Дуслык Йорты хезмәткәрләре ТР әрмән берләшмәсенең 20 еллыгына багышланган чараны оештыруда булышулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара Танылган әрмән рәссамы Маро Саргсянның “Философия жизни” картиналар күргәзмәсенең тантаналы ачылышы белән тәмамланды. Маро Саргсян – Әрмәнсатндагы һәм аның читләрендәге танылган рәссам, Әрмәнсатн рәссамнары Союзы һәм “Les Sieze Anges” Приж рәссамнары Союзы әгъзасы. Аның күргәзмәләре Әрмәнсатн, Россия, Франция, Испания һәм Күвәйтта оештырылган.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге