(8 декабрь, 2015 ел) Намуслы шәхес, Россиянең патриоты булган Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдиновка быел 75 яшь тулды. Шул уңайдан сезгә аның белән төзелгән әңгәмәдән өзекләрне тәкъдим итәбез.
Галим, язучы, Россия язучылар Союзы әгъзасы (1990), 2 класслы Россия Федерациясе Дәүләт киңәшчесе (1997), ТИСБИ идарә университеты гражданнар хокукы кафедрасы мөдире Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдиновка исән чагында ук америка скульпторы Петр шапиро бронзадан бюст койган. 1993 елда Көнбатышта Зөфәр әфәнде фикер йөртүчеләр номинациясендә “Ел кешесе” дип игълан ителгән. Афоризмнар тупланган төрле антологияләрдәге фикер йөртүчеләр, философлар, дөнья олуглары арасында татарныкы булган Фәтхетдинов фамилиясе дә күренә.
Бары татар телендә генә аралашучы гади гаиләдә туып үскәнгә, Зөфәр әфәндегә рус мәктәбендә укырга кыен була. Җиденче сыйныфта ул хәтта икенче елга кала. Нык борчылса да, аякка баса ул, тормышта үз-үзен кулына ала. Алга таба армия сафларында хезмәт итеп кайта, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый, Кострома шәһәрендә прокурор ярдәмчесе булып эшли. Күптәнге хыялын да чынга ашыра: Мәскәүгә аспирантурага укырга керә.
— Ул вакытта аспирантурага керү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булган бит…
— Мәскәүдә аспирантурага керергә теләүчеләр күп иде: бер урынга 46 кеше. Нәкъ менә биредә мәктәп, армия һәм прокуратурада алган тәҗрибәм һәм психологик яктан чыныгуым кирәк булды да инде. 46 кешедән бары мин экзаменны бишле билгесенә бирдем. 1977 елда Кремльдә СССР Конституциясе проектын язган вакытта уйланып куйдым: “Кайда утырам мин? Шуңа өстәп илнең төп законын язам бит!”.
— Яшь чакта тормышыгызда нигә өйрәндегез?
— Укуда авырлыклар кичергән студентларның күңелләрен күтәрергә тырыша идем. “Менә сезнең каршыгызда бер сыйныфны ике ел укыган, ә бүгенге көндә Мәскәү университеты профессоры булган кеше басып тора”, — дип сөйли идем. Яшьләр үз мөмкинлекләрен начар беләләр. Безнең һәрберебездә нинди дә булса талант бар. Шуңа күрә аны ачу өчен түзем һәм нык булырга кирәк. Миңа гына уңыш елмаймый, дип уйларга ярамый. Авырлыклар һәм уңышлар – һәр кешенең тормышына хас гадәти күренешләр.
ХАКИМИЯТ ЯНЫНДА
— Сез президентлар Горбачев, Ельцинга киңәшләрегезне биргәнсез. Дәүләтнең беренче йөзләре белән эшләү ничегерәк?
— Киңәшче роленә чакырган очракта, мин алдан кисәтү ясый идем: “Сезнең фикерегезгә җайлашмаячакмын – дөресен сөйләяәчкмен”. Яшь чактан киңәшмәләрдә түрәләргә көтелмәгән сораулар бирергә ияләштем. Ачуланалар, әмма профессиональлегем өчен хөрмәт итәләр иде.
— Хакимияткә хезмәт иткәндә фикер иясе нинди рольне башкара ала?
— Хәзерге заманда хакимият мичкәдә утырган Диоген фикеренә колак салмый. Әгәр дә аның иңнәрендә генерал йолдызлары бар икән, караш үзгәрә. 1993 елда Ельцинның Татарстанга гаскәр керергә теләвен бик азлар белә. Татарстанда суверенлык турындагы реформага әнә шундый кырыс караш ташлады Россия президенты. Кан коюлар булмасын өчен мин Шәймиевны Россия башлыгы белән очраштырырга омтылдым. Башта ризалык булмаса да, ахырдан Ельцинның ярдәмчесе Александр Яковлев Шәймиев белән нейтраль территориядә очрашып сөйләште. Мин алдан үз сүземне әйтеп куйган идем: “Россия таркалса, трагедия булачак. Әйдәгез, уртак фикергә килик. Беркем дә Россия сосавыннан чыгарга теләми”. Киңәшеп чыккан соң икесе дә мине кочып алды. Шунда үз бурычымны үтәгәнемне аңладым. Татар һәм рус халыкларының дуслыгы – Россия илен таркалудан саклаучы дивар ул.
МИНЕМ ГЕРОЙЛАРЫМ ҮЗ МИЛЛӘТЛӘРЕН ҮЗГӘРТМИЛӘР
— Әдәбиятка ничек эләктегез?
— “Агент гестапо” китабын укып утырган вакытта башыма шундый уй килде: “Мин дә яза алам бит!”. Тәвәкәлләргә уйладым. Сугышта вафат булган ике абыем турында күптән язасым килгән иде инде. “Тайна стоит жизни” китабын 7 айда яздым, соңыннан өч ел аның басылганын көттем.
— Кино төшерүчеләр иҗатыгыз белән кызыксынамы?
— Әйе, ләкин алар һәрвакыт геройларымның татарча фамилияләрен үзгәртүемне сорыйлар. Мисалга, украин фамилияләренә. Мин моңа беркайчан да ризалашмаячакмын. Чөнки минем беренче китабым (“Тайна стоит жизни”) рус һәм татар халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту максаты белән язылды. Китабым буенча фильмны татар фамилиямне үзгәрткән очракта гына төшерәбез дигән шарт куялар иде. Мин һәрвакыт каршы килдем.
УЙЛАНУЛАР
— Тормышыгыз мәгънәсен таптыгызмы?
— Тормыш мәгънәсен эзләргә ярамый! Ул бүгенге көндә. Кичәгесе инде үткән, ә иртәгесе булмаска да мөмкин.
— Нинди уңышларыгыз белән горурланасыз?
— Үземнең канатлы сүзләремне дөнья җыентыкларында табам – Платон, Сократ, Наполеоннарныкы белән бер рәттә… Һәм татар фамилиясен шундый дәрәҗәгә күтәрүгә ирешүем белән горурланам!
Белешмә өчен. Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов 1940 елның 6 ноябрендә Кострома шәһәрендә туа.
Урта мәктәпне туган шәһәрендә тәмамлаганнан соң, өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1967 елда Казан дәүләт университетының – юридик, ә 1968 елда Кострома университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Берничә ел тикшерүче, Кострома шәһәренең прокурор ярдәмчесе булып эшли.
1972 елда СССР хөкүмәте каршындагы Законнар төзү һәм хокук белеме институтының аспирантурасын тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен, соңрак докторлык диссертациясен яклый. 1983 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.
1979 елда З.Фәтхетдинов кулына каләм ала. Аның танылган китаплары: “Тайна стоит жизни” (15 тапкыр кат-кат басылган), “Сквозь страх”, “Убийство в старом доме”, “Военный следователь” һәм башкалар.
1997 елда Россия Президенты боерыгы белән аңа 2 класслы Дәүләт Киңәшчесе рангы бирелә. 10нан артык роман һәм повесть, 100дән артык фәнни хезмәтләр, 4 000нән артык канатлы сүзләр һәм максимнар авторы. Зөфәр әфәнде һәм аның биографиясе турында ике китап басылган, аның турында Россия телевидениесе фильм төшергән.
Венера Якупова әңгәмәсеннән