(11 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Ватан Геройлары көненә багышланган “Созвездие – Гроям победы” бәйрәм концерты үтте.
Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында сугыш, сугыш хезмәте ветераннары, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы, ТР ветераннар Союзы, республика пенсионерлар Союзы, “Хәрби бердәмлек” ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, хәрби комиссариат, хәрби-патриотик клуб эшчеләре, кадетлар һәм яшьләр җыелган иде.
Чара тантаналы җыелыш белән башланып китте. Аның девизы – “Сезнең белән горурланабыз, батырлыгыгызны хәтерлибез, данлыйбыз”. Биредә Советлар Союзы Герое, полковник Кузнецов Б.К. һәм Социалистик хезмәт Геройлары Мостюков И.Ш., Фролов Н.В., Смирнова Л.Е., Зантимирова Г.Х., Мөхәммәтҗанова Л.Ф., Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Фәтхуллин Д.З. катнаштылар.
“Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Маслюков ТР президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын укыды. Соңыннан тамашачыларга бәхет һәм сәламәтлек теләде.
“Яшьләр белән актив рәвештә эшләргә кирәк дип уйлый. Алар бик әйбәтләр, лаеклылар. Сугыш турында сөйләгәндә, аларның һәрвакытта да күзләре янып тора. Яшьләрнең безнең ветераннар кебек буласылары килә”, — дип сөйләде.
Чараның тантаналы өлешенә йомгак ясап, “Россия патриотларын үстерәбез” (“Растим патриотов России”) Бөтенроссия конкурсы лауреатлары исемнәрен атадылар.
Конкурсның оештыру комитеты карары буенча патриотлык эше өчен “Россия патриотларын үстерәбез” билгесе белән Советлар Союзы Герое, полковник Кузнецов Б.К., Социалистик хезмәт Геройлары Мостюков И.Ш., Фролов Н.В., Смирнова Л.Е., ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Каракулов С.О. һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы әйдәп баручы белгече Федоров С.П. бүләкләнделәр. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә конкурста Татарстан патриотлык рухында тәрбия бирү буенча беренче урынны яулады.
“Бүгенге көндә яшьләрне шулай тәрбиялибез: патриотлык – ул кулга корал тотып ватанны саклау гына түгел, ә хезмәт, нәрсә дә булса тудыру нәтиҗәсе. Патриот – ул, иң беренче чиратта, нинди дә булса яхшылык һәм хак гамәл кылырга омтылган кеше. Һәр яшь егет яки кыз бу хакта белеп торсын иде. Без бар көчебезгә ветераннарның васыятен сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тырышабыз. Илебез, республикабыз хакына бергә эш итәргә сүз бирәбез”, — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Станислав Каракулов.
“Созвездие – Героям Отечества” концертында тамашачылар алдында “Созвездие – Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Сәхнәдән татар һәм рус телендә туган як, әти-әниләр һәм сугыш турындагы җырлар яңгырады.
Исегезгә төшерәбез, 2007 елның февраль аенда истәлекле дата билгеләнде: 9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Ватан Геройлары көне – ул безнең хәтеребезне ватан тарихының һәм геройларының иң якты истәлекләренә юнәлтүче дата.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге