(21 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен яңа ел тамашасы үтте. (ФОТО)
Төрле милләт балалары тылсымлы яңа ел тамашасында катнаштылар. Тамашаның геройлары үзләре генә чыгыш ясап калмады, ә уеннарга залдагы тамашачыларны да катнаштырды.
Бөтенесе бергә алар галим Никольнең “тылсымлы суын” әзерләделәр, Убырлы карчык урлап киткән яңа ел календарьларын таптылар һәм, әлбәттә, бергәләшеп кышның төп тылсымчыларын – Кыш бабайны һәм Кар кызын каршы алдылар.
Ә сез беләсезме? Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, ХХ гасырның 50 нче елларында “туган”. Аның образын нәниләр өчен яңа ел тамашаларына сценарий төзүче балалар язучылары Сергей Михалков һәм Лев Кассиль уйлап тапканнар.
Бәйрәмнең төп җыры “В лесу родилась елочка” беренче тапкыр 1903 елда “Малютка” балалар журналының яңа ел санында дөнья күргән. Әлеге санда Рәйсә Адамовна Кудашеваның “Елочка” шигыре басылган булган. Ә ике елдан соң үзешчән композитор Леонид Карлович Бекман шушы шигырьгә көй язган.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге