(28 декабрь, 2015 ел) Татарстанның Диния нәзарәте тарафыннан берничә көн элек кенә ачылган данлыклы Галиев гыйбадәтханәсенә нисбәтле “Галеевская мечеть. История возрождения» — «Галиев мәчете. Яңарыш тарихы” дип аталган яңа китап нәшер иттелде.
Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның язмасы белән башлана. “Галиев мәчете Иске татар бистәсе үзәгендә урнашкан. Һәр татарның күңелендә Иске Татар бистәсенең тарихи мәчетләренә карата җылы тойгы яши, чөнки нәкъ биредә милли рухка, безнең халыкка хас традицияләргә якынаерга мөмкин. Әлеге мәчетләр татар халкының рухи остазларын, мәгърифәтче шәхесләрен, элитасын тәрбияләгән. Бу мәчетләрдә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләребез намаз укыган, дога кылган. Икенче төрле әйткәндә, иске Казан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә татар халкының үзаңы, мәдәнияте, рухи байлыгы формалашкан. Аллаһ боерса, Галиев мәчете алга та да бер дини үзәк булып, Пәйгамбәребез сөннәтен үстереп, иман һәм гыйлем нуры биреп халкыбызга хезмәт итәр”, — диелә анда.
Китапта Галиев мәчете тарихы, төзелеш үзенчәлекләре җентекләп бәян ителгән. Төрле гасырларга, елларга караган күп сандагы фотолар белән баетылган. Әлеге басмада Казанның башка тарихи мәчетләре белән дә танышырга мөмкин.
Әлеге китапның авторы атказанган фән эшлеклесе Нияз ага Халит. Җыентыкны басмага нәзарәтнең матбугат хезмәте әзерләде.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды