(11 гыйнвар, 2016 ел) “Туым жондозы” (“Раштуа йолдызы”) керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның республика фестивале быел сигезенче тапкыр уза.
Проектның максаты — керәшен музыка иҗатын саклау, пропагандалау, солистлар, халык музыка әсәрләрен башкаручы ансамбльләрне ачыклау.
“Туым жондозы” фестиваленең үз мәгънәсе бар. Раштуа көнне Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) дөньяга килә һәм күктә аның йолдызы кабына.
Гыйвар аенда фестивальнең йомгаклау туры үтәчәк һәм фестиваль-конкурсның җиңүчесе билгеле булачак. Конкурс “Этник вокал”, “Халык вокалы”, “Фольклор-эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбль”, “Вокал ансамбле”, “Вокал-уен кораллары ансамбле” һәм “Уен кораллары ансамбле” номинацияләре буенча үтә.
Фестивальнең гала-концерты 17 гыйнвар көнне “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә узачак. Башлана 16:00 сәгатьтә.