Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алабугада Якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Раштуа бәйрәме узды

Алабугада Якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Раштуа бәйрәме узды

admin 10.01.2016

(10 гыйнвар, 2016 ел) Алабуга шәһәренең Покров чиркәве каршындагы “Лествица” Якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Раштуа бәйрәме үтте.

10

Бәйрәм башында балалар Раштуага багышланган һәм дини эчтәлектәге җырлар башкардылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә Якшәмбе мәктәбенең кечкенәләр төркемендә укучылар әти-әниләре өчен “Теремкәй” әкиятен куйды.

Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга баллы бүләкләр өләште, һәрберсенең күңелен күрде. Укучылар әкияти сюжетлар сәхнәләштерделәр, биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм тамашасы Кыш Бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләү белән тәмамланды.

Чара Алабуга шәһәренең Татарстан халыклары Ассамблеясы катнашында узды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Раштуа — сафлык бәйрәме!
Далее: Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Святочные забавы» үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57