(11 гыйнвар, 2016 ел) Республикада җиденчесе булып, Лениногорск шәһәрендә халыклар Дуслыгы Йорты ачылды. Ул үз эченә дүрт милли диаспораны алган: үзбәк, әрмән, әзербайҗан һәм таҗик.
ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин теләктәшлеге, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан халыклары Ассамблеясының Лениногорсктагы вәкиллеге директоры Анатолий Кондратьев булышлыгы һәм диаспорлар теләге нигезендә шәһәр Дуслык Йортлы булды.
— Районыбызның иминлеге тынычлык һәм килешеп яшәүдән тора. Ә халыклар Дуслык Йорты төрле мәдәниятларны берләштерүче үзәк булып торырга һәм Лениногорск шәһәрендә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләрен сакларга, телләрен үстерергә тиеш, — дип сөйләде шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге