(2 февраль, 2016 ел) 2016 елның 13 февралендә Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәк. Чараның «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырылуы күздә тотыла.
Җыенга Татарстан район-шәһәрләреннән 150 татар төбәк өйрәнүче галим киләчәк. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татар төбәк тарихына багышланган китап күргәзмәсе эшләячәк, ул җыенга алып киленгән басмалар белән дә интерактив рәвештә баетылып барачак.
Җыенның пленар утырышында республика татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр каршында торган мәсьәләләр каралачак, киң фикер алышу булачак.
Шул ук көнне 2015 елның октябрь аенда узган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында сайланган Шура утырышын үткәрү дә ниятләнә.