(3 февраль, 2016 ел) Казанда «Толерантлык – тарихи борылыш чорында кешелекнең «зәйтүн ботагы» дип исемләнгән Халыкара гуманитар форум уза. Җыен Татарстанның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр кору өлкәсендәге уңай тәҗрибәсен бөтен дөньяга таныту максатын тота.
Әлеге җыен Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган.
XX гасырда ике Бөтендөнья сугышын кичергән Җир шарында тынычлык саклау, дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү кебек изге ният белән 70 ел элек нигез салынган Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм аның Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнүче ЮНЕСКО махсус учреждениесе эшчәнлегендә Россия – актив катнашып килгән илләрнең берсе. Казан Кремле, Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыклары белән ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Татарстанда юбилей форумын уздыру зур әһәмияткә ия. Ул юбилей вакыйгасына багышланган «Россия – БМО: 70 ел хезмәттәшлек» программасы һәм Татарстан Президенты раслаган 2015-2016 елларга «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эш планындагы мөһим чаралардан санала.
Тынычсыз дөньяда кешелек кыйммәтләрен сакларга өндәгән форум Казан дәүләт мәдәният институтында оештырылды. Бу уку йортында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетының ЮНЕСКО кафедрасы филиалы ачылуына быел биш ел тула. Шулай ук биредә 1999 елда Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе белән Татарстан Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек нигезендә ачылган ЮНЕСКО Дөнья мәдәнияте институты эшли. Толерантлык мәсьәләләре турында фикер алышу өчен күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклеләрен Казанга җыйган Халыкара форумны оештыруга әлеге Дөнья мәдәнияте институты ректоры – тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров та күп көч куйды.
– Без «зәйтүн ботагы» дип атаган толерантлык – ул бүген тарихи таркалыш кичергән чорда кешелекнең башына дәва булып ятучы «повязка». Матди байлык артыннан куып, һәр мәсьәләнең җиңел генә чишелешен эзләп, утлы коралга тотынып, көннән-көн явызлык өстенлек иткән дөньяда кешеләр рухи яктан хәерчеләнә бара кебек. Вакыт бездән эзлекле рәвештә толерантлык белән шөгыльләнүне таләп итә, – ди мөхтәрәм галим.
Форумга нәтиҗәле эш теләп, Казанга Россия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзедан, традицион дин башлыкларыннан сәламләү телеграммалары килде. Алар Татарстанның социаль-икътисади, милли-мәдәни үсешен уңай бәяләп, бигрәк тә конференциянең социаль-гуманитар тармакта хезмәт итүче белгечләр әзерләүче Казан дәүләт мәдәният институтында үткәрелүен хуплады. Институтның ректоры Рифкать Йосыпов форумны кабул итү уку йорты өчен чыннан да зур дәрәҗә булуын әйтеп, бүген дөньяда хөкем сөргән тынычсызлыкның кайтавазы бөтен кешегә дә кагылуын, шуңа күрә җәмгыятькә мөһим кыйммәтләрне барларга көн җитүен ассызыклады. «Узган XX гасырда дөнья сугыш афәтләрен кичерде, яңа гасырда тынычлыкка терроризм яный. Мондый очрашулар, җыеннар милләтләр, дәүләт арасындагы каршылыкларны җимерергә, кешелекнең толерант үзаңын тәрбияләүдә көтелгән адым булып тора», – диде Рифкать Йосыпов.
Тантаналы ачылышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев, БМОга ярдәм итү Бөтендөнья Ассоциациясе Башкарма комитеты рәисе, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетының ЮНЕСКО кафедрасы мөдире Алексей Борисов, БМОның Мәскәүдәге Мәгълүмат үзәге директоры Владимир Кузнецов, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе урынбасары – Гражданлык җәмгыяте институтлары белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Роман Беляков чыгышлар ясады.
– Дөнья мәйданында социаль бурычларны алга сөргән оешмалар күбәя. Ләкин Берләшкән Милләтләр Оешмасының роле һәм әһәмияте алар янында һич кенә дә кимемәде. Бернинди «җиделекләр», «егермелекләр», НАТО да БМО тарткан йөкне күтәрә алмый. БМО – бөтен кешелекнең тынычлык йорты. Бүген аның төп юнәлеше – дөньяның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә хезмәт итү булырга тиеш, – дип төшендерде Владимир Кузнецов.
Алексей Борисов дөньяда тынычлык кыйммәтләрен «Татарстан моделе» аша таныту мөһимлегенә басым ясады. «Татарстан социаль-икътисади үсеше, халыклар бердәмлеге, милләтара һәм динара дуслыкны тәэмин итүе, саклавы белән Россия өчен дә, дөнья өчен дә үрнәк. Әле кайчан гына башкаларны аңлашып яшәргә өйрәткән мәгърифәтле Ауропа бүген үзе Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнергә мәҗбүр. БМО һәм ЮНЕСКОның юбилейлары вакыйгасы әлеге оешмаларның дөньядагы ролен аңлап, эшчәнлеген көчәйтергә этәргеч бирә», – диде Алексей Борисов.
Пленар утырыштан тыш, форум кысаларында Казанда «XXI гасырда толерантлык: җәмгыять үсеше өчен мәдәни-белем бирү нигезләре» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция дә уздырыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың «Яңарыш» фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова фикеренчә, җәмәгатьчелек форумнан нәтиҗәле эш көтә. «Татарстанның Казан Кремле, Болгар шәһәрчеге кебек үк, без якын киләчәктә Свияжск утравы да ЮНЕСКО мирасы исемлегендә күрербез дип өметләнәбез. Әмма Россия һаман да ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау турындагы конвенциясен ратификацияләми. Татар халкының Сабан туе бәйрәме дә – дөнья мирасы булырдай байлык. Россия халыкларының борынгыдан килгән традицияләре, җыр, биюләре, һөнәрчелеге – барысы да дөнья мәдәниятенең бер өлеше булырга лаек», – дип белдерде Татьяна Ларионова.
Конференциядә Россиядә көн күргән милләтләрнең, шул исәптән Идел буе халыкларының, татарлар һәм Татарстанның күршеләр белән дустанә яшәү тәҗрибәсенә, милли традицияләрне саклауга багышланган докладларга аеруча зур игътибар биреләчәк.