Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нәҗип Җиһанов татар композиторларын «берләштерә»

Нәҗип Җиһанов татар композиторларын «берләштерә»

admin 03.02.2016

(3 февраль, 2016 ел) Казанда беренче тапкыр атаклы татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән фестиваль оештырылачак. 3-8 февраль көннәрендә узачак «Мирас» татар музыкасы проекты С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булачак.

Фестивальдә Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм башка танылган татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

3 февраль көнне тамашачыларга тәкъдим ителәчәк концерт программасында Н. Җиһановның «Нәфисә» увертюрасы, 5 нче номерлы симфониясе, татар темаларына сюитасы яңгырар дип көтелә.

6 февральдә Заһидулла Яруллин һәм Нәҗип Җиһанов иҗат иткән «Тукай маршы», Алмаз Монасыйповның 3 нче номерлы симфониясе, «Наемщик» драмасыннан Салих Сәйдәшев вальсы, Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен концертын тыңларга мөмкин булачак.

8 февраль көнне Леонид Любовскийның Скрипка өчен оркестр белән концерты, Рәшит Кәлимуллинның 7 нче номерлы симфониясе, Резеда Ахиярованың «Гармония гимны» кантатасы, Шамил Шәрифуллинның оркестр өчен «Җыен» концерты тамашачы хозурына тапшырыла.

http://intertat.ru

Продолжить чтение

Назад: Татарстан толерантлыгы үрнәген дөньяга тараталар
Далее: «Иң моңлы азан» конкурсы була

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57