(4 февраль, 2016 ел) 18 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли коллективлар катнашында Туган тел көненә багышлап “Музинтерн” концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Татарстан халыклары Дуслык Йортының “МираS” инструменталь ансамбле аккомпанентлыгы астында чарада “Кудерушки” славян җыры халык ансамбле, “Айбагыр” керәшен халык ансамбле, “Салам” чуаш фольклор ансамбле, “Лай Мардеж” мари фольклор ансамбле, “Сакартвело” грузин биюе ансамбле чыгыш ясаячак. Алар белән беррәттән солистлар – милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашачак: Аршак Алтунян, Сардорбек Атаниязов, Рәфинә Ганиуллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Хәбирова, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев һәм Булат Хисмәтов. Программаның махсус кунагы – Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Филүс Каһиров.
2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, кабул ителгән “Халыкаратуган тел көне” ел саен 21 нче февраль көнне күптеллелекне яклау йөзеннән үткәрелә.
Бәйрәм концерты 18 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында узачак. Башлана 18:30 сәгатьтә. Керү ирекле.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге