(5 февраль 2016) Быел татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Г.Тукайның әдәби музеенда төрле чаралар оештыру каралган.
5 февральдә 13.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабының 105 еллыгына багышланган педагогик түгәрәк өстәл уздырыла. Чара «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Нинди алар?» дип атала.
Сүз уңаеннан, Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең 130 еллык юбилеена багышланган чаралар гыйнвар аенда ук башланып китте. Мәсәлән, 15 гыйнварда музейда татар телендә беренче әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле «Әлгасрелҗәдит» журналы чыга башлауга 110 ел тулуга багышланган «Яңа гасыр» дип аталган очрашу-кичә узды. Бу журналны оештыручыларның берсе һәм җаваплы сәркатибе Тукай булган, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Чираттагы чара Г.Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабы басылуның 105 еллыгына багышлана. Музейга килүчеләр чара барышында бүгенге көннәрдә дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кулларыннан төшми торган бу китапның тарихы турында күп мәгълүмат ишетәчәк.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын өйрәнүчеләр аның педагогик талантына, балалар өчен язган әсәрләренә югары бәя бирәләр. Замандашы Шәриф Каюмов истәлекләреннән билгеле булганча, 1904 елда, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыганда, Габдулла Тукай хәлфә Гомәр Хөсәенов урынына дүрт ай балалар укыта. Бәлки, нәкъ менә шул вакытта ул бала күңелен чынлап аңлагандыр, балалар белән нәрсә турында сөйләшергә, нәниләр өчен ничек һәм ни турында язарга кирәклеген төшенгәндер. Тукайның үзе исән чакта чыккан китапларының яртысы – балалар өчен язылган. Аларның күбесен музей экспозициясендә күрергә мөмкин.
Чара педагогик түгәрәк өстәл форматында Казан шәһәре мәгариф идәрәсе белән берлектә татар телендә оештырыла. Китапның тарихы турында филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин сөйләячәк, бүгенге мәктәптә татар әдәбияты дәресләрен оештыру үзенчәлекләрен КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Ә. Мотыйгуллина ачачак, Казан шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибәләре белән уртаклашачак, ди чара авторлары.