Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция

Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция

admin 18.02.2016

(18 февраль 2016) М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дигән музыкаль-шигъри композиция оештырылачак. Бу чара Татарстанның театр әһелләре берлеге, “SFORZANDO” башкару сәнгатен җәелдерү хәйрия фонды белән берлектә 25 февраль көнне узачак.

09fd4f4750e50b6ea83ffde031887c87_L

Әлеге композиция Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана. Композициянең әдәби нигезендә әкиятләр: “Су анасы” (Р.Бохараев тәрҗемәсе), “Шүрәле” (С.Липкин тәрҗемәсе), “Кәҗә белән сарык” (С.Липкин); шигырьләр: “Сөткә төшкән тычкан” ( Р.Моран тәрҗемәсе), “Туган ил” (А.Ахматова тәрҗемәсе), “Эш беткәч, уйнарга ярый” ( В.Думаева- Вәлиева) шулай ук “Исемдә калганнар” автобиографик очеркы (В.Думаева-Валиева) ята. Шагыйрьнең әсәрләре рус телендә яңгыраячак.

Фәрид Яруллинның “Шүрәле” балеты һәм Әнвәр Бакировның “Су анасы” балеты, Ильяс Камал, шулай ук татар милли әсәрләре һәм бию көйләре композиянең музыкаль өлешен тәшкил итә, ди проект авторлары. Тукайның Кырлайда яшәгән чоры тасвирлана. Нәкъ менә Кырлай киләчәктә Тукайны иҗатка рухландырган да бит.

Композиция балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә адресланган. Проектның максаты – үсеп килүче буынны татарның милли әдәбияты, музыкасы һәм сәнгате белән якыннан таныштыру. “Тукай әкиятләре” өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Проектта яшь актерлар һәм музыкантлар катнаша.

http://intertat.ru

Продолжить чтение

Назад: “Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестивале узачак
Далее: Казанда Фатих Әмирханга багышланган кичә була

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57