Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мөфтие Парижда җирле татарлар белән очрашкан

Татарстан мөфтие Парижда җирле татарлар белән очрашкан

admin 20.02.2016

(20 февраль, 2016 ел) ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Парижда җирле татарлар белән очрашкан. Франция татарлары аңа мәдәниятне һәм телне саклауга юнәлтелгән чаралар уздырылуы турында сөйләгән.

Франция башкаласы Парижда ЮНЕСКО экспертларының дини кыйммәткә ия Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүне тотрыклы рәвештә үстерү мәсьәләләре буенча утырыш уздырылган иде.  Анда Татарстан делегециясе составында катнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин утырышның соңгы көнендә Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов “Франция – Татарстан йорты” татар җәмәгатьчелеге әгъзалары белән очрашкан. Франция татарлары мәдәниятне һәм телне саклауга юнәлтелеп уздырылган чаралар турында сөйләгән, шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинны Франциядәге татар җәмәгатьчелегенең алда булачак чараларында, әйтик, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан совет мөселманнарына багышланган күргәзмәдә һәм ел саен уздырыла торган Сабан туенда катнашырга чакырган.

Очрашу булачагы турындагы хәбәр ватандашлар арасында киң таралаган. Париждан читтә яшәүче Франция татарлары күп санлы шалтыратулар һәм электрон хатлар ярдәмендә Татарстанның дини лидерына теләктәшлекләрен һәм изге теләкләрен ирештергән, дип яңарак кына хәбәр иттеләр Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиллегендә.

http://tat.tatar-inform.ru

Продолжить чтение

Назад: Казанда Фатих Әмирханга багышланган кичә була
Далее: Фәридә Кудашева исемендә татар һәм башкорт җыры халыкара фестивале үткәреләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57