Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «ЭтноДар» фестивале узачак

«ЭтноДар» фестивале узачак

admin 29.02.2016

(29 февраль, 2016 ел) Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла  торган “ЭтноДар” фестивале быел да зурлап оештырылачак.

etno2

“ЭтноДар” – Казанда уза торган үзенчәлекле мәдәни чара. Фестиваль программасында: төбәкара яшь дизайнерлар конкурсы, этномәдәни остаханәләр циклы, семинар оештырыла. Проектның төп максаты — халык мәдәниятен, этник мирасны заманча рухта пропагандалау.

Этник мотивлар кулланып иҗат итүче яшь дизайнерлар арасында уза торган төбәкара конкурс “ЭтноДар” фестиваленең төп өлеше булып тора. Биредә 18-35 яшьтәге модельерлар, махсус уку йортларында укучы студентлар да катнаша ала. Аларның иҗатларында Россия киңлекләрендә яшәүче халыкларның этник традицияләре һәм мотивлары булу сорала.

etno3

Бу конкурс 2016 елның апрель аенда дүртенче тапкыр узачак. Проект елдан-ел профессиональ яктан да үсеш кичерә. Биредә тәкъдим ителгән коллекцияләр үзләренең яңа сулыш алып килүләре белән дә җәлеп итә.

Узган елларда оештырылган өч фестиваль дә зур уңыш белән үткән иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды һ.б ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган проект чыннан да зур кызыксыну уята алды. Чараның оештыручылары белдергәнчә, быелгысы башка оешмаларны, бигрәк тә тамашачыларны күбрәк кызыксындырачак. “Без фестивальдә катнашырга теләгән һәркемгә шат булачакбыз. Әлеге проект иҗади яктан үсәргә, халык мәдәниятен заманча үстерергә ярдәм бирә”, — ди проект авторлары.

http://intertat.ru

Продолжить чтение

Назад: Бельгия һәм Германия татарлары Муса Җәлил турында хәтер яңартты
Далее: ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57