(2 март, 2016 ел) «Мәдәни җомга» газетасының 2016 ел 26 февраль санында ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов һәм аның әтисе турындагы истәлекләрне, Татарстан халыклары Дуслык Йорты эшчәнлеген яктырткан «Ижау татары» язмасы басылган. Игътибарыгызга аны тәкъдим итәбез.
Алай ук кадаклап куясым килми килүен. Элегрәк, Казанда яки Әгербе туфрагында очрашканда, Иж якташлыгы буларак, шулайрак шаярта идем үзен…
Тәртибе белән сөйләсәк, болайрак ул. Сүзем Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Илдус улы Шәрипов турында. “Стоп!” мин әйтәм. Әүвәлдә үзем эшләгән Красный бор район газетасына актив язышкан Илдус Шәрипов дигән хәбәрчене бик яхшы хәтерлим. Ирек Шәрипов – шул хәбәрчебез улы булып чыкты бит, әкәмәт! Өлкән Шәрипов атаклы Исәнбай авылында туып-үскән егет. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, аны Кырынды авылына баш зоотехник итеп җибәрделәр. Кырындыны шуңа искә алам, монысы заманында күп корбаннар биргән сала. Фаҗигасе тарихта мәгълүм: кан коюлар, баш кисүләр аша көчләп чукындырылган туфрак. Алай гынамы, 1840-60 елларда анда читтән урыс гаиләләре күчереп утыртыла. Исән калган татарлар, кисеп-изеп чукындыруга карамастан, исем-фамилияләрен саклап кала, бишвакыт намаз укып, мөселман гореф-гадәтләре белән яшәүне дәвам итә.
Шулай да, әле һаман да, әләк аркасында күп мөселманнарның башы киселә, Себергә сөрелә. Халык түзеп тормый, корбаннар хисабына булса да, 1871 елда үзен кабат мөселман дип игълан итә. Инде 1892 елда авыл уртасына салынган чиркәүнең дә һич кирәге калмый.
Бүген, шөкер, авылда ике мәчет эшләп тора.
Хәзер без белгән Ирек Илдус улы, фаҗигаләр аша көйрәгән шушы бәрәкәтле туфракта туып-үсә. Урта мәктәптә ике телне дә бер тигез дәрәҗәдә өйрәтәләр. Ирек әфәнде тарих укытучысы Фоат Садыйков, урыс теле укытучысы Светлана Афанасьевна Грибенкина исемнәрен хөрмәт белән искә ала. Авыл фельдшеры, бүген инде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, аксакал әдибебез, авылның имам-хатибы Габдулла хәзрәт Галиевкә һәм аның җәмәгате, ветеран-мөгаллимә Тәзкирә апага Кырынды халкы бик тә рәхмәтле.
…Ирек Шәрипов Казан дәүләт университетын тәмамлап, үзе яраткан журналист һөнәренә ия була. Юллама белән Удмуртия Республикасына эшкә җибәрелә. Ижауда башта тележурналист, аннары “Яңарыш” дигән татар газетасы мөхәррире вазифаларын башкара. Тынгысыз журналист җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнаша. И.Шәрипов шактый еллар Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте идарәсенә җитәкчелек итте, аның рәисе булып торды.
Оста оештыручы, булдыклы, ихлас инсанны, Казанга чакырып, Бөтентатар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары иттеләр. Анда да үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Бүген ул күп милләтле Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры. Татарстанда бит 173 милләт үзара тату, кулга-кул тотынып яши. Татарстан халыклары Дуслык Йорты каршында 35 милләтнең үз оешмасы, махсус бүлмәләре бар. Шуларның 11е төрки халыклар оешмасы. Һәр оешма милли гореф-гадәтләрен саклап яши, аларны башкалар игътибарына җиткерергә омтыла. Ә рухландыручылары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә мактаулы исемнәр иясе Ирек Илдус улы Шәрипов. Минем өчен әле дә Ижау татары, яртылаш…
Госман Гомәр
Материал «Мәдәни җомга» газетасының №7, 2016 елның 26 февраль санында басылган